Суббота, 24.08.2019, 09:52
Приветствую Вас Гость | RSS

  Официальный сайт МОБУ СОШ №2 c. Бакалы

Меню сайта
Рособрнадзор РБ
Это интересно
Спас экстрим
Дорожная азбука
Поможем вместе!

Блог учителя татарского языка и литературы Ахметьяновой В. М

Главная » 2015 » Март » 14 » Гаилә-тормыш учагы
12:51
Гаилә-тормыш учагы

Тема. Гаилә-тормыш учагы.

Максат. Гаилә турында төшенчә бирү, әти –әниләренең газиз, кадерле кеше булуларын балаларга тагын бер тапкыр аңлату. Туган жирнең, гаиләнең һәркем өчен бер генә булуына төшендерү. Әти-әниләргәихтирам, хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

Жиһазлау. Альбом битенә язылган мәкальләр,гаилә турында матур сүзләр, рәсемнәр, компьютер, интерактив такта, мультимедиа проекторы, магнитафон, уен өчен “ишекләр”

-Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Бүгенге класс сәгате гаилә темасына багышлана.

    Мәрхәмәтле булыйк олыларга,

    Миhербанлы булыйк кечегә.

    Яхшы сүзебезне кызганмыйк без

    Дөньядагы hәрбер кешегә.

     Гомер бит ул аккан сулар кебек

     Шаулый-шаулый үтә дә бара.

     Һәр эшләгән яхшылыгың синең

     Кешеләрнең күңелендә кала.

-Галәмдә кар бөртекләре бер-берсенә охшамаган шикелле, кешеләр дә төрле-төрле була. Алар төрле гаиләләрдә тәрбияләнәләр. Әмма hәрберсе үз гаиләсен ярата, үз гаиләсен сагына.Менә мин эштән көн саен үз гаиләмне сагынып кайтам, ә инде берәр җиргә ераккарак китсәм – өемне, гаиләмне, торган җиремне, анда яшәгән бар кешене, хәтта өй каршында үскән агачларны, чәчәкләрне, челтерәп аккан чишмәләрне сагынам.Нәрсә әйтергә телим, hәр кеше үз гаиләсе яшәгән Туган илендә башка гаиләләр белән дус, тату яшәргә тиеш.

Шуңа күрә, бүген без сезнең белән гаилә турында да, Туган җиребез турында да сөйләшербез.

Ә хәзер мин сезгә бер уен тәкъдим итәм. Әгәр уенны тиешле дәрәҗәдә башкарып чыксак, бүгенге класс сәгатенең   максатына да ирешербез hәм ул безнең күңелдә озак сакланыр.

(Уенның тәртибе аңлатыла)

-Сез әзерме, укучылар? Беренче итеп кайсы “ишекне” ачарбыз соң?

.1.“Мәкальләр утравы”

1.Ата-ана теләге утка-суга батырмас.

2.Ата-беләк ана йөрәк.

3.Тату гаиләгә кайгы килми.

4.Киләчәккә нигез гаиләдә салына..

5.Ата-ананы тыңлаган адәм булган,тыңламаган әрәм булган.

6.Гаилә татулыгы белән әрәм булган.

Әйе, укучылар, бу заманда, hәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч hәм дәрман җыя, күңелен бушатып, җан җәрәхәтләрен дәвалый.Гаиләне учак белән тиңлибез. Чөнки учак янына җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге hәр кеше үз гаиләсендә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчлерәк була. Гаиләнең терәге – ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.Ә түбәтәйле бабаларыбыз ,ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар .

2.”Шигъри дөнья»

-Бу тукталышта якын кешеләребез турында шигырьләр сөйләрбез.

Иң беренче сүзне кемгә бирәбез?

  1. Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып .

Кызларның һәм улларның

Кадерлеләре булып.

2.Иң кадерле кешеләребез сез

Әтием һәм әнием.

Сез булганга ,без бәхетле

Тыныч ,рәхәт яшибез.

3.Бер ягымда әтием,

Бер ягымда әнием.

Уңымда да сулымда да

Таянычым бар минем.

4.Сабый гына димәгез,

Сүзләремнән көлмәгез.

Күз яшенә,кайгыларга

Берүк мине ,бирмәгез.

Бер ягымда –әтием.

Бер ягымда –әнием.

Уңымда да ,сулымда да

Яклар кешем бар минем.

5.Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми ,юллар ярмыйча.

Аның өчен бергә бергә жиң сызганып

Көрәшергә кирәк армыйча.

-Әйе,балалар ,сез бик дөрес әйттегез.Бу сүзләр –иң яраткан кешеләребез турында иң матур сүзләр булды.Әти-әниләргә ,әби-бабайларга булган олы ихтирамыгыз беркайчанда сүнмәсен иде.

Уенны алга таба дәвам итәбез .

-Өченче  “ишекне “ачарга да вакыт житте.Карыйк әле ,анда безне нинди бирем көтеп тора икән?

3.”Серле пумала”

(һәр укучы төсе карандашар белән альбом битенә үз гаиләсен ясый)

-Бигрәк матур,бердәм ,күркәм гаиләләрдә яшисезикән.Мин моңа бик шатмын .Гаилә дус булса,өйгә бәхет тула,байлык килә,-диләр өлкәннәребез.

Бердәмлек ,дуслык,татаулык-

Безнең өчен кирәк һәммәсе.

Күкләр аяз булсын.

Илләр тыныч булсын.

Әнә шулар тормыш мәгънәсе.

Әйдәгез,укучылар дүртенче ишекне ачыйк та ял итеп алырбыз.

4.»Табышмаклар биштәре.”

Нинди уен –уен була инде табышмакларсыз.Йә искә төшерик әле ,кемнәр була гаиләдә?(бабай,әби,әти,әни,апа,абый..)

Менә нәкъ шулар турында булыр сораулар.Игътибар белән тыңлыйбыз һәм матур итеп жавап бирәбез.

1.Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә.

Өебезнең нуры ул,

Барыбыздан олы ул.(әби)

2.Ул бик күпне күргән ,

Сугышта да булган.

Йөзе  нурлы айдай ..

Кем дисезме ? Ул минем (бабай)

3.Ул зирәк тә ,шаян да ,

Акыллы да ,әйбәт тә !

Иң-иң батыр кеше ул

Минем (әти) ,әлбәттә!

4.Мин аны бик сагындым ,

Күңелем әрни ,уйлый әллә ни.

Кем соң аны белми?

Ул бит минем (әни).

Булдырдыгыз ,чиратта алтынчы ишеккә дә житте .Ачыйкмы?Әлбәттә ,ачабыз?Бу тукталыш

5.”Әни булу жиңелме ?”дип атала

(3 кыз чыга берсе икенчесенә бантик куя,1 кыз төймә тага)

-Сез ничек уйлыйсыз ,әни булу жиңелме икән ?Әниләр –жир йөзендә иң матур ,иң сөйкемле ,иң гүзәл кешеләр.Алар нинди эшләр башкалар соң?(.......)

6.Әти булу рәхәтме?

(2 малай әзер шаблоннардан өй рәсеме ябыштыра)

-Хәзер әтиләр турында Клара Булатованың шигырен тыңлагыз.

“Әни –егет” .

Әти дә эштән кайтты ,

Әни дә эштән кайтты.

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә “Мин,-ач,-ди-,

Кайчан була ул аш ?»,-ди

Әни әйтә :”Үзең дә

Булыш ,алай булгач “,-ди.

Әти әйтә: “Мин –ир ,ди

Аш пешерә белмим ,-ди

Мин хатын-кыз түгел ,ди

-Мин кухняда йөрмим “-,ди.

Юкса «Житмеш һөнәр аз,-

Диләр, -егет кешегә.»

Безнең өйдә әти түгел,

Әни егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

Әниләр гаилә иминлеге  сагында торсалар, гаиләнең ныклыгы, тормыш  хәле, йорт-жирнең төзеклеге, бөтенлеге әтиләр кулында.

7.”Күмәк хезмәт

Гаилә сүзе янына тиешле рәсемнәрне беркетү.

8.Йомгаклау

-Гаилә тормышы һәрберебез өчен очсыз –кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул.Шул юллардан гомер буе аңлашып ,шатлык –куанычларны уртаклашып яшәгез.Олы тормыш юлына баскач та әти-әниләрегезне онытмагыз.Алар безнең гаиләбез,без әти-әниләргәгомер буена бурычлы.

Категория: Классный руководитель | Просмотров: 2941 | Добавил: Gulnara | Рейтинг: 5.0/1
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2019
Создать бесплатный сайт с uCoz