Суббота, 24.08.2019, 09:49
Приветствую Вас Гость | RSS

  Официальный сайт МОБУ СОШ №2 c. Бакалы

Меню сайта
Рособрнадзор РБ
Это интересно
Спас экстрим
Дорожная азбука
Поможем вместе!

Блог учителя татарского языка и литературы Ахметьяновой В. М

Главная » 2015 » Март » 14 » [к],[къ] һәм [г],[гъ] тартыклары
12:38
[к],[къ] һәм [г],[гъ] тартыклары

Тема: [к],[къ] һәм [г],[гъ] тартыклары.

Дәреснең максаты:

1. [к],[къ],[г],[гъ] авазларының мөстәкыйль, аерым аваз булуларын һәм аларның ясалыш үзенчәлекләрен төшендерү. Рус алынмаларындагы [к] авазының әйтелеш үзенчәлекләрен аңлату. Тирән тел арты (увуляр) [къ],[гъ] тартыклары булган сүзләрене дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру.

2.У кучыларның сөйләм телен үстерү.

3.Туган телгә, туган җиргә сөю тәрбияләү

Җиһазлау: сәяхәт картасы, индивидуаль биремле карточкалар, ИКТ

Дәрес тибы-яңа теманы аңлату.

Дәрес барышы:

I Оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

 Г.Тукайның «Туган тел» шигырен тыңлау.

Дәресне Г.Тукайның «Туган тел» шигыре белән башлавыбыз бер дә юкка түгел. Туган илгә мәххәбәт туган телдән башлана. Милли рухи байлыкның да нигезен туган тел тәшкил итә. «Теле барның гына иле бар» ди халык мәкале. Тел сүзләрдән тора, ә сүз авазлардан. Сез сузык авазларның илендә булдыгыз, аларны өйрәндегез, һәм тартык авазлар иленә кердегез. Бүген без тартык авазлар иленә сәяхәтне дәвам итәбез. Һәрбер сәяхәтнең җитәкчесе, юл күрсәтүчесе була. Бүгенге сәяхәтнең юл күрсәтүчесе мин,ә сез укучылар –сәяхәтчеләр булырсыз.

 Хәзер сәяхәтебезнең маршруты белән танышабыз.

  1. Тартыклар шәһәре.
  2. Дуслык иле
  3. Ял кафесы
  4. Җитезләр шәһәре.
  5. Белемлеләр шәһәре.
  6. Булдыклылар шәһәре (слайд)

Сәяхәткә чыгу өчен табышмакка җавап бирергә кирәк.

Дүрт тәгәрмәчле әрҗә,

Үзе зур көчкә ия.

Олы юлдан йөгерә,

Максатка тиз җиткерә. (слайд)

 (автобус)

Димәк, без автобуста сәяхәт итәчәкбез. Юлга кузгалыйк, дуслар!

III Төп өлеш.УМ адымлап(өлешләп)чишү этабы.

1.Тартыклар шәһәре.

Мин сезгә әкият сөйлим.Сез аны игътибар белән тыңлаганнан соң, дәрестә нәрсә хакында сөйләшәчәгебезне әйтеп карарсыз.

Борын-борын заманда, шундый ямьле кыш көннәренең берсендә к һәм г хәрефләре урамга чыккан. Алар кар йомарлап уйнарга тотынган.

-Минем кар йомгагым нинди түгәрәк!-дип мактанган к хәрефе.

- Ә минем йомгак нинди!-дигән дә, г хәрефе кар йомгагын тегенеке өстенә салган. Алар шулай үзләренең кар йомгакларын мактай-мактай бер-берсенеке өстенә өйгән. Аңа танау, күз, авыз, куллар да куеп җибәргәч, матур Кыш бабай барлыкка килгән. Шул чак, чыр-чу килеп уйнап йөргән хәрефләр янына аларның игезәкләре гъ һәм къ йөгереп чыккан.

- Ә-ә, бездән башка гына уйнап йөрисезме әле? –дип алар Кыш бабайны бүлешә башлаган. Шулай тарткалаша торгач, Кыш бабайның башы бер, гәүдәсе икенче якка ишелеп төшкән.

Болар җимерелгән кар өеменә карап аптырап калган. Шул хәлдән соң, гаепләрен аңлаган авазлар, дус яшәргә , бер-берсенә комачауламаска сүз куешкан.

Укучылар, әкияттә нинди хәрефләр турында сүз бара?

Бирем.

Күз-кул, көн-кар, түгәрәк-йомгак, гәүдә-урамга (слайд)

Бу сүзләрнең әйтелешендә нинди аерма бар?

Кагыйдә.

[к],[къ] һәм [г],[гъ] тартыклары бер-берсеннән шактый аерыла.

[к],[къ] –саңгыраулар, [г],[гъ]- яңгыраулар

[к] һәм [г] тел арты тартыклары

[къ] һәм [гъ] кече тел тартыклары (слайд)

2.Дуслык иле (дәреслектәге 84 күнегү)

Киләсе тукталышыбыз Дуслык иле.

Безнең Башкортостаныбыз- дуслык иле. Төрле милләт халкы уз-ара тату яши. Туган җиребез бик бай. Ул үзенең халкы, табигате, шифаханәләре белән данлыклы.Бөек рус шагыйре А.С.Пушкин, татар шагыйрьләре һәм язучылары Г. Тукай , Г.Ибрагимов шифахәнәдә ял иткәннәр.Шулай ук бөек рус Л.Толстой Башкортстанны бик яраткан.(слайд)

Күнегү буенча сүзлек эше

Такта янында эш.

3.Ял кафесы (слайд)

Бер, ике- без бастык,

Чат-чат итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып-тып-тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык,

Бер утырдык, бер бастык,

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

  1. Җитезләр шәһәре.(слайд)

Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага

  1. Белемлеләр шәһәре. (карточкалар белән эш)

Каләм-

Гомер-

Гали-

Кардәш-

Газета-

Гөмбә-

Сәгать-

Гыймади –

Галия-

Кадет-

Көймә-

  1. Булдыклылар шәһәре

Г. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыре (мультфильм)

Укучылар, мин сезгә Г. Тукайның «Бала белән күбәләк» шигыренә нигезләнеп төшерелгән мультфильм тәкъдим итәм. [к],[къ] һәм [г],[гъ] авазлары кергән сүзләрне язып барыгыз.

IV.Рефлексия,бәяләү этабы.

1.”Дәрестә нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек? Ниләр башкардык? “дигән сорауларга жавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя.

3.Өй эше.

 1)87 нче күнегү, 62 нче бит.

 2)85 нче күнегү

 3)к-г тартыкларын кулланып кечкенә хикәя языгыз.

Иле барның теле бар,                                                           

Теле барның юлы бар. Без шул юл башында. Үз телебезнең кадерен белик, матур итеп сөйләшик, тел белемен ныгытып өйрәник. Уңышлар телим!

Категория: Разработки уроков | Просмотров: 1553 | Добавил: Gulnara | Рейтинг: 0.0/0
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2019
Создать бесплатный сайт с uCoz