Четверг, 22.08.2019, 16:48
Приветствую Вас Гость | RSS

  Официальный сайт МОБУ СОШ №2 c. Бакалы

Меню сайта
Рособрнадзор РБ
Это интересно
Спас экстрим
Дорожная азбука
Поможем вместе!

Блог учителя татарского языка и литературы Ахметьяновой В. М

Главная » 2015 » Март » 14 » Минем визиткам
13:22
Минем визиткам

Мин - укытучы.

Тормышымда ниләр кичерсәм дә

Керләмәмен йөрәк хисемне

Һәр вакытта горур аклармын мин

Кеше дигән бөек исемне

(Абдулхак Игебаев)

 Мин кем? Яшәү максатым нинди? Бу дөньяда үз урынымны дөрес тапканмынмы? Үземнең педагогик фәлсәфәмдә мин шушы сорауга жавап бирергә тырыштым.

Мин-татар кызы. Мин – әни. Мин - татар теле укытучысы! Туган телебездә белем бирү миңа зур бурычлар йөкли. Бөек шәхесебез Риза Фәхретдин әйткәнчә, ”һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш”. Ә халыкның үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән,хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм татумөнәсәбәттә тәрбияләнгән баларның киләчәге дә өметле. Әгәр бала үз халкына ихтирамлы булса, эш-гамәле белән милләт үсешенә үз өлешен кертә ала алса,гомүмән,балалар күңелендә милләт өчен янып-көеп яшәү теләге, ихтяжы туса, димәк, минем бурычым үтәлгән була.

Укытучы ...Шушы күркәм һөнәргә чын күңеленнән балаларны,эшен яраткан кеше генә ия була аладыр, чөнки чын укытучы булу өчен белемнәр чишмәсе, түземлелек, сабырлык, чын кешелеклелек һәм педагогик осталык кирәк. Хезмәтем искиткеч жаваплы .....

Минем алда - күзләр, күзләр... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга,аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш. Минем омтылышым һәм педагогик фәлсәфәм –һәр укучыга ижади мөмкинлекләрен табарга ярдәм итү,көченә ышандыру, үзен шәхес итеп тойдыру.

Минем фикеремчә,татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – укучыда эчке омтылыш тәрбияләү,әйләнә-тирә мөхиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү,үзлегеңнән белем алырга өйрәтү. Ә бу максатларга ничек ирешергә соң? Мин бу сорауны үз-үземә һәр иртә саен бирәм .Жавапны да көн саен эзләргә туры килә. Кайчагында-фәнни һәм методик әдәбиятта, ә кайчагында - укучыларның күзләрендә .....

Минем яраткан һөнәрем.... Кызыклы дәресләрем.. Минем шаян,тырыш укучыларым... Мин дәресләрем аша укучыларымны туган телемнең сихри бакчасына алып керәм,туган телемдә сайраган кошларның моңнарын тыңларга өйрәтәм, туган телем аша халкымның тәрбия кануннарын аңнарына житкерергә тырышам. Дәресләремне балаларга фәһем һәм файда бирерлек итеп үткәрергә тырышам.

Нинди генә укытучы булса да, ул искелеккә тотынып ятмый,заман белән бергә атлый. Шуның өчен гомере буе өйрәнергә,гомер буе камиллыкка омтылырга, үз предметын яхшы белергә,тәлапчән булырга тиеш.

Минем дәресләремдә һәрвакыт ижади күтәренкелелек ,ике яклы жылы атмосфера хөкем сөрә. Укучыларымның алдына уйланырга мәжбүр иткән проблемалар куям,аларны фикер йөртү,хыял итү дөньясына алып керәм,төрле эш алымнары аша балаларда дәрес материалына карата кызыксыну уятам. Бала күңелендә эзләнү ниятен, эзләнү теләген ачырга тырышам. Билгеле булганча, баланың уйлау сәләтлеге, ижади фантазиясе туган тел дәресләрендә ачыла.

Минем һәр дәресем укучыларым белән берлектәге ижади эш алымнарыннан тора. Дәрестә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү - минем иң төп бурычым. Методикада сөйләм телен үстерү проблемасы һәр чак актуаль булган. Бу телче-галимнәрнең хезмәтләрендә ачык күренә,мәсьәлән, В.И.Чернышев: “Укучы алган белем һәм күнекмәләрнең иң мөһиме һәм тормыш өчен кирәклесе –аның үз телендә ачык, аңлаешлы, матур итеп сөйләшә белүе”- дип исәпли. Рус мәктәпләрендә укучыларны үз фикерен әйтә белергә, төрле характердагы мәгълүматне үзләштерергә һәм шуны ачып бирергә өйрәтү отышлы дип саныйм. Әгәр укытучы һәр дәрестә проблемалы сорау куя белә икән,димәк ул укучыларын уйланырга мәжбүр итә һәм ижади эшләтә ала.

Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә:

телевидение,интернет,компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту – тәрбия эшен компьютер технологияләреннән башка оештырып булмый. Бүгенге көндә беренче юлдашым – мәгълүмати-коммуникцион технологияләр. Укытучының бурычы-уку материалының эчтәлегенә, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры китереп, шулай ук укучыларның компьютер белән ни дәрәжәдә эш итә белүләренә карап,әлеге чараларны сайлап алу. Хәзерге заман мәктәбендә бу чаралар дәресләрдә эш оештыру, уку мотивациясенә, олимпиадаларга, конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булыша, укучыларга проектлар төзүһәм ижади эшләр башкару, төрле бәйгеләрдә катнашу юнәлешләрендә ярдәм итә.

Укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен уен-дәрес,төркемнәрдә эшләү,дәрес-экскурсия,дәрес-очрашу,өлкән сыйныфлар белән дәрес-диспут,семинарлар,проект яклау дәресләре үткәрәм. Кроссводлар, ребуслар чишү, тестлар эшләү укучыларның яраткан эше. Бу алымны куллану укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерә, мөстәкыйльлеккә өйрәтә.

Мин һәр дәресемне түбәндәге бурычларга таянып үткәрәм

- дәрестә баланың фикерләү сәләтен үстерү

- проблемалы сораулар белән балаларны уйландыру

- уку материалын проблемалаштыру

Бу бурычларны тормышка ашыруда миңа яраткан һөнәремә, укучыларыма, туган телемә, халкыма булган сөюем, үз көчемә ышануым, ихтыяр көчем ярдәм итә.

Яшәү мәгънәсе-жирдә калдырган эзең,кылган гамәлләрең ул.Укучыларым күңеленә кешелеклелек,олы жанлылык, шәфкатьлелек орлыкларын сала алган булсам иде. Минем саф йөрәгем һәм изге теләкләрем, янып-көеп йөрүләрем,дәртле омтылышларым балалар күңелен жылытып торса иде....

Категория: Моя визитка | Просмотров: 558 | Добавил: Gulnara | Рейтинг: 0.0/0
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2019
Создать бесплатный сайт с uCoz