Суббота, 24.08.2019, 09:58
Приветствую Вас Гость | RSS

  Официальный сайт МОБУ СОШ №2 c. Бакалы

Меню сайта
Рособрнадзор РБ
Это интересно
Спас экстрим
Дорожная азбука
Поможем вместе!

Блог учителя татарского языка и литературы Ахметьяновой В. М

Главная » 2015 » Март » 14 » Тамыр һәм кушымчалар.
12:35
Тамыр һәм кушымчалар.

Дәрес темасы: Тамыр һәм кушымчалар.

          Дәреснең максатлары:

1.Тамыр, кушымча, сүз төзелеше турында белемнәрне формалаштыру.

 2. Укучыларга тамыр, сүз ясагыч, форма ясагыч кушымчаларны белергә           шартлар тудыру.

 3. Балаларга куелган проблемаларны чишәргә этәргеч бирү.

 4. Картларга, инвалидларга, көчсезләргә карата изгелек кылырга теләк           тудыруга шартлар булдыру.

          Дәреснең тибы:яңа материалны аңлату.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.
  •  - Исәнмесез, укучылар. Кышның соңгы көннәре.Урамда яз һавасы. Шундый матур көндә без сезнең белән татар теле-туган телебезнең серле дөньясында сәяхәт итәрбез. Сез татар теленең никадәр бай һәм матур тел булуын беләсез инде. Ул – туган телебез, ул - әти-әниебез теле. Шуңа да якын һәм кадерле ул безгә.
  • Укучылар, теге яки бу телнең сүзлек байлыгы ничек дип атала?
  • Лексика дип атала.
  • Дөрес, татар теленең лексикасы, ягъни сүзлек составы нинди сүзләр хисабына байый дип уйлыйсыз?
  • Алынма сүзләр, яңа сүзләр.

Без тел белеме фәненең сүз төзелеше һәм сүз ясалышы дигән бүлекне өйрәнә башларбыз.

  1. Яңа тема аңлату.

1.Актуальләштерү.

1нче слайд.

Мәкальне укыйбыз.”Яхшылык итсәң,үзеңә кайтыр”.”Изгелек эшләүнең иртәсе -киче юк.” Мәкальләрнең төп фикере нәрсәдә? Көннең нинди вакыты булуга карамастан, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк дип әйтәбез. Димәк, без мәкальдәге сүзләрнең мәгънәсен ачыкладык.

2нче слайд.

Без яхшылык, изгелек, кайтыр сүзләрен төзелеш ягыннан карадык. Димәк, безнең тема нинди?
3.3 нче слайд.

Тамыр һәм кушымчалар.(Теманы дәфтәрләргә язу)
- Сүзнең мәгънәсен лексика өйрәнә. Тамыр һәм кушымчаларны – сүз төзелеше һәм ясалышы дигән фән өйрәнә.
- Сүз төзелеше һәм ясалышы дигән фән нәрсә турында өйрәнә? Тамыр, нигез һәм кушымчалар турында өйрәнә.

4. 256 күнегүне телдән эшләү.
Сүзләрне иҗеккә һәм мәгънәле кисәккә аеру.
кү-ңел-ле күңел-ле
кы-зым                                кыз-ым
у-лы-быз                             ул-ыбыз
эш-лә-дек                            эш-лә-де-к
ки-лер-ләр                          кил-ер-ләр
кө-ле-гез                             көл-егез.
Иҗек белән мәгънәле кисәк төшенчәсе тәңгәл (совпадают) киләме?
 5. 4 нче слайд.

Бу сүзләрнең кайсы кисәкләре уртак? Эшлә, эшче, эшлекле; белә, белемле, белгеч, белдекле; күңелле, күңелсез, күңелләр.
6. 5 нче слайд.

Тамыр нәрсә ул? (Сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерүче кисәк).

7. 6нчы слайд.

Эш, бел, күңел тамырлары белән җөмлә уйлагыз. Миңа бу эш ошый. Син күбрәк бел.Димәк, тамыр сөйләмдә үзе генә кулланыламы?

Тамыр – сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше. Ул сөйләмдә үзе генә кулланыла ала: бар, кил, яшел.

8.7нче слайд.

Хәзер менә бу сүзләргә игътибар белән карагыз.Авылдаш,яшьтәш,классташ,партадаш,чордаш,каенлык,алмалык,жиләклек.,ашла, эшлә,башла,барла,күңелсез,эшсез,уйсыз. Бу сүзләрнең кайсы кисәге уртак?
Бу кушымчалар үзләре генә кулланыла алалармы?

9. 8нче слайд.

 Хәзер без кечкенә генә уен уйнап алырбыз.Мин сезгә әйбернең нинди эш үтәгәнлеген әйтәм, ә сез кем яки нәрсә икәнлеген әйтерсез.

10.9нчы слайд.

Сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртүче кушымчалар – сүз ясагыч кушымчалар дип атала һәм язуда /\ билгеләнә. Рус телендә приставка, суффикс, окончание төшенчәсе бар, татар телендә кушымчалар гына кулланыла.. Кушымчалар өстәп языгыз:
Мин иртән торды... һәм тәрәзә... карады... . Урам... кар яуган. Бала... кар тәгәрәтеп уйный.. . Минем дә уйныйсы... кил... .Мин киен... алар янына чыкты... .
Җөмләләр дөрес булсын өчен нәрсәләр өстәдек?
 - Кушымчалар.
 - Алар сүзнең лексик мәгънәсен үзгәртәме?Алар сүзнең формасын үзгәртәләр.Без хәзер тест язарбыз. Эшне дөрәс үтәр өчен кирәкле кагыйдәләрне кабатлыйбыз.

11.10нчы слайд.

Сүз төзелеше- сүзнең мәгънәле кисәкләрен-тамырын,нигезен, һәм кушымчаларны өйрәнә.

11нче слайд.

Тамыр-сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше.Ул сүзнең төп лексик мәгънәсен белдерә, сөйләмдә үзе генә дә кулланыла. Кушымчалар сүзнең лексик мәгънәсен яки формасынүзгәртә, үзләре генә кулланылмый.

12.Тест.

1.Сүзнең мәгънәле кисәкләрен нинди фән өйрәнә?

     а) сүзнең төзелеше һәм ясалышы дигән фән;

     б) лексика;

     в) фонетика;

     г )синтаксис.

2.Мәгънәле кисәкләр ул...(дөрес булмаган җавапны тап):

     а) тамыр;

     б) сүз ясагыч кушымча;

     в) иҗек;

     г) форма ясагыч кушымча.

3.Тамыр ул...(дөрес булмаган җавапны билгелә).

     а) сүзнең ваграк мәгънәле кисәкләргә бүленми торган өлеше;

     б) төп лексик мәгънәне белдерүче кисәк;

     в) сөйләмдә үзе генә дә кулланыла алучы кисәк;

     г) Кем? Нәрсә? сорауларына җавап бирүче кисәк.

4. Сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес билгеләнгән сүзне әйт:

     а) кү-ңел-сез-лек-лә-рем;

     б)күңел-сез-лек-лә-рем;

     в)күңел-сез-лек-ләр-ем;

     г)кү-ңел-сез-лек-ләрем.

5.Җырлагансыз сүзе ничә мәгънәле кисәктән тора?

     а)җиде;

     б)биш;

     в)алты;                                                                                               

          г)дүрт

12нче слайд.

III. Йомгаклау.

  1. Фишкаларны санап билге кую.
  1. Өй эше бирү. а) 260нчы күнегү.
                         б) Җөмләләрне хикәя булырлык итеп язу.
Категория: Разработки уроков | Просмотров: 2455 | Добавил: Gulnara | Рейтинг: 0.0/0
Форма входа
Поиск
Календарь
«  Март 2015  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2019
Создать бесплатный сайт с uCoz